​​Үзмәшгульләрнең дәүләт милкен өстенлекле сатып алу хокукы юк

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Үзмәшгульләр МСП субъектлары белән беррәттән кайбер ярдәм чараларына өмет итә ала. Әмма дәүләт һәм муниципаль милекне өстенлекле сатып алу хокукы аларга кагылмый, чөнки үзмәшгульләр кече һәм урта эшкуарлык субъектлары түгел. Бу хакта Финанс министрлыгы үзенең 17.02.2023 елгы 28-01-10/13648 номерлы хатында аңлатты.
Дәүләттән бизнес өчен милек арендалаучы үзмәшгульләргә мондый милекне алар гомуми нигездә генә сатып ала алачакларын исәпкә алырга кирәк. Әгәр киләчәктә кеше милек сатып алырга өметләнә икән, аның өчен компанияне теркәү яки ИП статусын алу яхшырак булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International