Яшь эшмәкәрләр өч елга бер тапкыр грантлар ала алачак

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

14 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге бизнесменнар үз предприятиеләрен булдыру яки үстерү өчен грантны кабат ала алачак, диелә РФ Икътисад һәм Сәнәгать министрлыгы боерыгының яңа проектында. Исегезгә төшерәбез, элек мондый ярдәмнән бер тапкыр файдаланырга мөмкин иде. Хәзер беренче грантны уңышлы гамәлгә ашыру очрагында өч елга бер тапкыр рөхсәт ителәчәк.
Шул ук вакытта ярдәмнең максималь күләме төбәк бюджеты акчалары хисабына 500 меңнән 1 млн сумга кадәр арттырылачак.
Моннан тыш, МСП һәм үзмәшгульләргә ярдәм итүнең яңа инфраструктурасы — бизнес-парк төшенчәсе кертеләчәк. Инде эшләп килүче сәнәгать һәм технопарклардан аермалы буларак, яңа мәйданчыкларда үзмәшгульләр һәм микропредприятиеләр урнаша ала. Мондый мәйданчыклар махсус җиһазландырылган комплекслар булачак, анда эшмәкәрләр кооперациядә эшли алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International