Районда урып-җыю эшләре экватор сызыгына җиткән көннәрдә, эшнең барышы белән якыннан танышу өчен Татрстан Ресбубликасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.

2013 елның 12 августы, дүшәмбе
Районда урып-җыю эшләре экватор сызыгына җиткән көннәрдә, эшнең барышы белән якыннан танышу өчен Татрстан Ресбубликасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.
Ул “Ак Барс Холдинг” генераль директоры урынбасары Николай Титов, район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән берлектә кырларны вертолетта карап әйләнде.
Министр Каратун ашлык кабул итү пунктында булып, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
- Бүгенге көндә алдынгы урыннарда баруыгызга да карамастан, җыеп аласы кырларыгыз әле бар. Сезнең техника белән артта калу булырга тиеш түгел, - дип, һәр аяз көнне әрәмгә үткәрмичә, булган икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга дигән максат куйды Марат Әхмәтов. Шулай ук урып-җыю технологиясендә дә игътибарны көчәйтергә кирәклеген ассызыклады. Көзге чәчү өчен эшкәртеләсе җирләрегез дә күренә, дымны вакытында саклап, чәчүне дә үзвакытында тәмамларга тырышыгыз”, - диде. Авыл җирлекләре башлыкларына, хуҗалык җитәкчеләренә шәхси хуҗалыклардагы терлекне киметмәү, сөт җитештерү буенча эшләү юллары белән таныштырды. “Сөт җитештерү буенча литрына 5 сумнан федераль ярдәм дә булачак. Бу әлбәттә, сөт күләмен төшермичә саклап барган хуҗалыкларга гына булачак. Эшләү өчен бөтен мөмкинлекләрегез дә бар. Бүгенгедәй тырышып эшләргә генә кирәк, уңышлар сезгә” – диде ул сүзен йомгаклап. Гомумән алганда, республика кунагы район җитәкчеләренең, механизаторларның эшенә югары бәя бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International