Яшь сайлаучы клубының оештыру утырышы

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Яшьләргә хокукый белем бирү, аларның актив гражданлык позициясен формалаштыру максатыннан 20 мартта район Советы утырышлар залында Яшь сайлаучылар клубының оештыру утырышы узды. Анда Апас урта мәктәбенең 8-10 сыйныф укучылары катнашты. Аларны район башлыгы урынбасары Л. т. Хантимиров сәламләде. клубның бурычлары һәм төп юнәлешләре белән тик рәисе Г. Х. Җәләлетлинова таныштырды. ТР атказанган укытучысы, ветераннар Советы Рәисе, УИК рәисе Г.Х. Насибуллина да булачак сайлаучыларга үз үгет-нәсихәтләрен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International