11 август көнне район спортсменнары Чувашия Республикасының Шыгырдан авылына сабантуйга барып җиңү яулап һәм бүләкләр белән кайттылар.

2013 елның 12 августы, дүшәмбе
11 август көнне район спортсменнары Чувашия Республикасының Шыгырдан авылына сабантуйга барып җиңү яулап һәм бүләкләр белән кайттылар.

Яшүсмерләр арасыннан 55 кг авырлыктагы категориягә кадәр Каратун станциясеннән Айдар Садриев өченче урынны яулады. 60 кг авырлыктагы категориягә кадәр Кызыл – Тау авылыннан Айназ Мөхәмәтгәлиев икенче урынны яулады.

Олылар арасында 60 кг авырлыктагы категориягә кадәр Кече Бакырчы авылыннан Линар Вәлиуллин икенче урынны яулады. 70 кг авырлыктагы категориягә кадәр Дәүләки авылыннан Ринат Ибәтуллин беренче урынга лаек булды, Апастан Рөстәм Бикмөхәмәтов өченче урынны яулады. 80 кг авырлыктагы категориягә кадәр шулай ук Апас егете Тимур Муллин беренче урынга лаек булды. 90 кг авырлыктан югарырак булган категориядә Апастан Рәфис Хәбибуллин икенче урынны яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International