ГАПОУ "Апас аграр көллияте" ндә өмә узды, анда хезмәткәрләр һәм студентлар катнашты. Балалар һәм педагоглар бүлеп бирелгән территорияне тәртипкә китерделәр: чүп-чар җыйдылар, узган елгы яфракларны һәм үләннәрне җыеп алдылар. Берничә сәгать эчендә территория үзгәрде: һәр җирдә чиста һәм матур булды.