Утырышта республиканың юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов, район эчке эшләр бүлеге башлыгы Раил Гатауллин, комиссия әгъзалары, җаваплы җитәкчеләр-белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары катнашты.
Киңәшмәдә 5 мәсьәлә каралды. Сүз район юлларында куркынычсызлык торышы, куркынычсызлыкны тәэмин итүнең төп проблемалары, яшь йөртүчеләрне әзерләү, мәгариф оешмаларында юл куркынычын профилактикалау буенча эш барышы, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшләр турында барды. Исерек шоферларга каршы көрәш чаралары аерым тикшерелде.
Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Румбик Гәрәев хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 3 аенда район территориясендә 2 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 3 кеше яраланган. Үлүчеләр юк. Узган ел белән чагыштырганда җәрәхәтләнүчеләр саны артты. 3 ай эчендә 691 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. 178 кеше куркынычсызлык каешлары өчен җаваплылыкка тартылган. Үз җәзаларын 53 шофер да алган, алар штрафны вакытында түләмәгән.
"16 шофер исерек хәлдә руль артына утырды. 4 шофер шул ук хатаны кабатлады һәм яңадан суд алдына басты", - ди Румбик Гәрәев.
Апас аграр көллияте җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов коллектив эшчәнлеге, уку йорты әзерләгән һөнәрләр, яшь машина йөртүчеләрне әзерләү шартлары турында сөйләде.
Район мәгариф бүлеге башлыгы Гөлүсә Галләмиева үсеп килүче буынга Юл хәрәкәте, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатуга, балалар юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән эшкә тукталды. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тулуга багышланган фестиваль турында сөйләде.
"Апас районында оештырылган яшь инспекторлар отрядларында 179 укучы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга үз өлешләрен кертә. Фестивальдә 17 мәктәптән яшь инспекторлар төркемнәре катнашты. Алар һәрьяклап сыналган һәм югары бәя алган. Һәр мәктәптә яшь инспекторлар отрядлары оештырылган", - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Айрат Хәсәнов юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юллар төзү буенча максатчан программаны тормышка ашыру белән таныштырды.
"Юл эшләре район, республика бюджетларыннан, бюджеттан тыш һәм өстәмә акчалардан каралган. Шулай ук юл билгеләре, җәяүлеләр юллары, тизлекне чикләү урыннары ясалган", - диде Айрат Хәсәнов.
Утырышта республиканың юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов Комиссия эшенә йомгак ясады һәм иминлекне тәэмин итү буенча тәкъдимнәр бирде.
"Исерек шофер-җинаятьче. Әгәр дә сез руль артында спиртлы эчемлекләр кулланган кешене күрсәгез, бу хакта төрле каналлар аша хәбәр итә аласыз. Бәла миңа кагылмас дип уйлау дөрес түгел. Бәла сиңа кагылгач кына, син аның мәгънәсен аңларсың. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл өйрәнергә кирәк. Кеше тормышы турында сүз барганда, кабат мөмкинлек юк. Бер хата аркасында гомер буе үкенергә мөмкин. Төзәтергә соң инде. Әгәр дә Без чит хаталар аша юлда нинди куркыныч урынны аңлата алсак. Яңа машина йөртүчеләрнең дә белемнәре тирәнрәк булсын", - диде Дамир Бикмөхәммәтов.
Дамир Бикмөхәммәтов юл-транспорт һәлакәтләрен анализлауга да тукталды. Төп сәбәпләр тизлекне дөрес сайламау, каршы як полосага чыгу, бу тәҗрибәсез шоферлар белән бәйле.
Район эчке эшләр бүлеге башлыгы Раил Гатауллин юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча профилактик эшчәнлекне тагын да яхшырту өчен уртак эшкә, таләпләрне көчәйтергә чакырды.
"Язгы-җәйге чор башланды. Урамда велосипедлар, роликлар, самокатлар барлыкка килә. Әгәр дә без балалар белән әңгәмәләр алып барсак, юлларда балаларны күрсәк, искәрмәләр ясасак, без барыбыз да бу мәсьәләгә игътибарлы булыр идек. Иң мөһиме - җәза түгел, ә кисәтү", - диде Раил Гатауллин.
Ул шулай ук транспорт чарасын исерек хәлдә кабат идарә итү очрагында исерек шоферларның машиналарыннан мәхрүм ителүләре турында сөйләде. Милекне конфискацияләү закон белән каралган.