Сөт мул булгач күңелләр дә күтәренке

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
Район буенча бүген бер сыердан уртача 14,1 килограмм сөт савыла. Иң югары күрсәткеч Әлмәндәр товарлыклы-сөтчелек фермасында. Биредәге тырыш терлекче-савымчылар үз группаларындагы һәр сөтлебикәдән тәүлегенә 15,7 килограмм сөт савалар. Башка хуҗалыкларга килгәндә, “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгында – 15,3, Йомралыда – 13,8, “Апас” бүлекчәсендә – 13,6, Горбуновта – 13,3, Рәхимовта – 12,9, “Табар”да – 11,2 һәм “Алга”да бер сыердан уртача 9,4 килограмм сөт савыла.
Әлмәндәр сөтчелек фермасына мин кичке савым вакытына бардым. Авыл читендәге җәйләү гөр килеп тора иде. Савымчылар мәж килеп эшкә керешкәннәр. Коллективта яшьләр күп, биредә эшләүче сигез савымчының иң өлкәненә дә 45 яшь кенә икән. Ферма мөдире Рәис Идрисов савымчы кызларны мактап туя алмый. – Иң яшь савымчыбызның да сигез еллык тәҗрибәсе бар. Кызлар сыната торган түгел, һәркайсының группасында 25әр сыер бар, күңел биреп тәрбияләгәч, шушындый азык муллыгында әйбәт продукция алуыбыз гаҗәп түгел. Барысы да бертигез эшли, күз генә тимәсен, – ди ул. Зоотехник Альберт Насретдинов та рацион белән таныштырып, сөт “чишмәсе”нең чыгышын күрсәтте. Сөт әйбәт булгач савымчыларның хезмәт хаклары да югары икән, җитәкчелек тарафыннан үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән дә канәгать алар. Алдынгы савымчыларны фотога төшерү өчен дә шактый көтәргә туры килде. Чөнки эшләре конвейер кебек бара, сыерларның һич кенә дә көтеп торасылары килми. Кичке савым тәмамланып, күңелләре тынычлангач кына вакыт тапты алар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International