Яндекс вебинарында катнашу турында.Маркет

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

2023-2025 елларга Татарстан Республикасында интернет-сәүдәне үстерү программасы чараларын гамәлгә ашыру максатыннан «электрон сәүдә үзәге» АНО Яндекс Маркет маркетплейсы белән берлектә заказ бирү пунктларын ачарга теләүче Татарстан эшкуарлары өчен укыту вебинары оештыра.

Вебинар кысаларында эшкуарларга объектларны ачу мәсьәләсе буенча маркетплейс белән үзара эш итү модельләре турында сөйләячәкләр, ачу чыгымнарын оптимальләштерү буенча киңәшләр бирәчәкләр, шулай ук Яндекс Маркет ягыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирәчәкләр.  

Вебинар 2023 елның 13 апрелендә 10.30 сәгатьтә узачак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү үтәргә кирәк https://ano-cet.timepad.ru/event/2384798/

Вебинарга тоташу өчен сылтама теркәлү вакытында күрсәтелгән электрон почтага җибәреләчәк, шулай ук чара башланганчы бер сәгать алдан «Деловорот» телеграм-каналында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International