Санитар-экологик икеайлык һәм #эковесна2023 акциясе кысаларында Апас муниципаль районының "Дәвеш балалар бакчасы" МБДОУ хезмәткәрләре өмәгә актив чыктылар

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Санитар-экологик икеайлык һәм #эковесна2023 акциясе кысаларында Апас муниципаль районының "Дәвеш балалар бакчасы" МБДОУ хезмәткәрләре өмәгә актив чыктылар. "Без балалар бакчасы тирәсендәге чүп-чардан һәм коры үләннән территорияне алып куйдык, әмма моның белән генә тукталмыйбыз һәм балалар бакчасы территориясен җыештыруны актив дәвам итәбез. Шимбә көннәрендә хезмәткәрләр генә түгел, ә безнең искиткеч ата - аналар да актив катнаша, шуның белән үз балаларына үрнәк күрсәтә һәм аларда тырышлык тәрбияли", - ди тәрбиячеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International