Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе сәнәгатьнең төрле тармакларыннан: кече һәм урта бизнестан алып эре корпорацияләргә кадәр эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне берләштерәчәк.

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Татарстан "Россия эше" бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең региональ этабын уздыруга әзерләнә. Мөмкинлекләр вакыты. 14-15 апрельдә 9:00 сәгатьтә Апас муниципаль районында, пгт.Апас, Шоссе урамы, 5нче йортта вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Студентлар һәм мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, эшсезләр һәм эш эзләүче гражданнар , шулай ук карьера юлын үзгәртергә хыялланучылар чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International