15 төбәк, шул исәптән Татарстан, эшкуарлар өчен үз хезмәтләрен һәм ярдәм чараларын киңәйтте һәм яңартты. Алар МСП.РФ цифрлы платформасында бар.бу хакта корпорация сайтында хәбәр ителә. Цифрлы платформада эшмәкәрләр төрле төбәк ярдәм чараларына онлайн-гаризалар бирәләр. МСП платформасында бизнесны үстерү өчен барлыгы 426 төбәк хезмәте тәкъдим ителгән. 22 меңнән артык эшмәкәр ярдәм алу өчен онлайн-гаризалар җибәргән. МСП платформасында иң кирәкле мөрәҗәгатьләр хәзер бизнесны автоматлаштыру, электрон документлар әйләнешен алып бару, җитештерүне модернизацияләү белән бәйле. Эшмәкәрләр шулай ук сертификация, декларация, аттестация үткәрүдә ярдәм сорап киләләр.