Конкурс «кече һәм урта эшкуарлык»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә. Конкурста катнашу өчен 2022 елда экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашырган Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән эшмәкәрләр чакырыла. Конкурс җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләү тантанасында кыйммәтле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк, алар турында өстәмә хәбәр ителәчәк. Конкурста катнашу өчен гаризалар сайтта кабул ителә http://exportergoda-rt.ru/ 24 апрельгә кадәр 7 төп номинация буенча: • сәнәгать өлкәсендә иң яхшы экспортер; • хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы экспортер; • АПК (агросәнәгать комплексы) өлкәсендә иң яхшы экспортер; • югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы экспортер; • иң яхшы хатын-кыз-экспортер; • иң яхшы яшь эшмәкәр-экспортер; • елның ачышы. Конкурста Татарстан Республикасы эшкуарлары – кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала, аларның компанияләре тотрыклы үсеш темпларын күрсәтә, аларның товарлары ил эчендә һәм чит илләрдә кулланучылар тарафыннан югары бәяләнә.