«XIII Бөтенроссия авыл Сабантуен-2023»уздыру турында

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

2023 елның 27 маенда Әстерхан өлкәсенең Идел буе районы Три Проток авылы территориясендә «XIII Бөтенроссия авыл Сабантуе-2023»чарасы узачак.

Сабантуй-тарихи тамырлары белән борынгы заманнарга барып тоташкан милли бәйрәмнәрнең берсе. Ул җирнең уянуын билгели, игенченең хезмәтен данлый, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен, игенчелеген һәм кунакчыллыгын күрсәтә.

Бәйрәм кысаларында уен һәм интерактив мәйданчыклар, милли ишегаллары, татар атрибутикасы күргәзмә-ярминкәсе, милли ашлар белән сәүдә рәтләре эшләячәк.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы (алга таба – министрлык) сезгә әлеге чарада катнашырга һәм кече һәм урта эшкуарлык компанияләренә хәбәр итәргә тәкъдим итә. Чараның үзенчәлеген исәпкә алып, сату яки куллану өчен тәкъдим ителгән продукция хәләл булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International