Санитар-экологик икеайлык һәм #эковесна2023 акциясе кысаларында Зур Күкүз авыл җирлеге хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. "Чисталык-сәламәтлекнең нигезе!"шундый лозунг белән авыл җирлеге хезмәткәрләре акция оештырды. Алар чишмә территориясен санитар чистарту буенча экологик өмә оештырдылар . Шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен флешмоб оештырдылар.