«Апас район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесе #ЭКОВЕСНА2023 акциясенә актив кушылды. Табарка яр буендагы коры ботаклардан һәм чүп-чардан чистартылган. Экологик өмә үткән елга участогы халык арасында бик популяр. Җәйге чорда биредә су коену өчен урын төзелгән, шулай ук ял итү өчен өстәлләр бар.Бары тик 8 капчык чүп-чар җыелган, аларның күләме 4 куб. м.