Санитар-экологик икеайлык һәм #эковесна2023 акциясе кысаларында Апас муниципаль районының "Чирмешән балалар бакчасы" МБДОУ хезмәткәрләре өмәгә актив чыктылар. Барлык территорияләр дә ботаклардан, узган елгы яфраклардан, чүп-чардан чистартылган. Эш нәтиҗәләрен күрү рәхәт, һәркем бу эшкә үз җылысының бер өлешен кертте. Чиста, тәртипле балалар бакчасы территориясе күзне сөендерә!