Районда Эшче яшьләр җәмгыяте оешты

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Апасның Яшьләр Үзәгендә җәмгыятьнең беренче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков катнашты. Министр урынбасары Апас яшьләренең һәр эштә актив булуын билгеләп узды, теләкләрен җиткерде.

“Соңгы вакытта Апас районының яшьләр сәясәте өлкәсендә гамәлгә ашырылучы республика программаларында да, төрле Грант бәйгеләрендә дә еш катнашуы күзәтелә. Чыннан да, биредә позитив, актив яшьләрдән торган зур команда тупланган”, - диде Денис Лулаков.

Район яшьләре кызыксындырган сорауларына җавап алды. Утырыш барышында Эшче яшьләр җәмгыятенең рәисен һәм ярдәмчесен билгеләделәр. Җәмгыять эшен оештыру Апас хастаханәсенең яшь табибы Филлип Карабановка йөкләнде. Ярдәмчесе булып “Сәләт” балалар иҗат Үзәге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Хантимирова билгеләнде.


“Эшче яшьләр җәмгыяте район җитәкчелеге һәм яшьләр тәкъдиме белән оешты. Безнең максат – районыбызда төпләнеп калган яшь белгечләрне ил һәм республика программаларын тормышка ашыруга җәлеп итү. Дөресен әйтәм: районга эшкә кайткач, әзрәк югалып та калган идем. Эштән буш вакытымда ниләр белән шөгыльләнүем хакында да еш уйландым. Ләкин районыбызда инициативалы, актив, белемле яшьләр белән аралаша башлагач, ихлас шатландым. Без бер йодрыкка тупландык. Төрле бәйгеләрдә катнашыбыз. Үзебезнең җәмгыятебезне булдыру безнең өчен яңа үрләргә юл ача”, - диде Филлипп Карабанов.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин мөһим эшкә алынган яшьләргә зур ышаныч белдерделәр, уңышлар теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International