Апас районында балаларның ялы өчен мөмкинлек зур

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Районга эш визиты белән Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков килде.

Эш сәфәре барышында Денис Лулаков “Свияга+” ял һәм сәламәтләндерү Үзәгендә булды. Ул биредәге эшчәнлек белән танышты, капиталь төзекләндерү эшләренең нәтиҗәсе белән кызыксынды, ял итүче балалар белән дә аралашты.

“Апас районында балаларның ялы һәм сәламәтлеге кайгыртыла. Моның өчен тиешле шартлар да тудырылган. Бу юнәлештә эшләүче махсус Үзәк тә булдырылган. Үзәкнең зур үзгәреш кичерүен – заманча төзекләндерелүен күреп сөендек. Биредә район балалары белән беррәттән республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан балалар килеп, күңелле ял итә, сәламәтлеген ныгыта. Бу зур мөмкинлек”, - диде Денис Лулаков.

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков билгеләп үткәнчә, балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүне кайгырту максатыннан, республикада ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында капиталь ремонт уздыру программасы уңышлы гамәлгә ашырыла.

Бүгенге көндә Дәвеш авылында урнашкан “Свияга+” ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан җыелган 159 бала ял итә. Үзәкнең җитәкчесе Хәйдәр Булатов әйтүенчә, җәйге каникуллар чорында барлыгы 2000 бала килүе көтелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International