Музейга паспорт алырга кил

2013 елның 19 августы, дүшәмбе
29 августта, Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгы кысаларында, Апас”Туган як” музее бинасында 14 яшь тулган яшь апаслыларга тантаналы шартларда тәүге паспорт биреләчәк. Районның паспорт-виза хезмәте, район хакимияте вәкилләре кулыннан беренче паспортын алачак егет һәм кызларның әти-әниләре катнашында бу тантана бик истә калырлык итеп үткәреләчәк. Шуның өчен махсус сценарий төзелде, истәлекле бүләкләр һәм музейның барлык экспозиция залларына экскурсияләр маршруты әзерләнде. Бу көннән башлап, Апаста һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә 14 яше тулганнарга беренче паспортларны шулай тапшыру йоласы гамәлгә кереп, ул озын гомерле булсын иде дип телибез һәм анда актив катнашырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International