Апас муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Советы хезмәткәрләре хакимият бинасына якын территориядә чәчәкләр утырттылар

2023 елның 28 апреле, җомга

Апас муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Советы хезмәткәрләре хакимият бинасына якын территориядә чәчәкләр утырттылар. Чәчәкләр утырту Яхшы, матур традициягә әверелде, чөнки һәр чәчәк түтәле тиздән бу урынны якты буяулар белән тутырачак. Чәчәкләр кешенең рухи халәтенә уңай йогынты ясый, шулай ук матурлыкны һәм шатлыкны, игелекне һәм назны – тормышның үзен гәүдәләндерә. Петунийдан ясалган нәфис чәчәк түтәле административ бинаның оригиналь бизәге булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International