Тутай авылында зиратта тәртип урнаштыру буенча өмә узды. "Зиратларның торышын яхшырту мәсьәләсендә кеше факторы бик мөһим юнәлеш булып тора. Кешеләр тәртипне үз өйләрендә генә түгел, ә туганнары яткан урында да күзәтергә тиеш. Шуңа күрә аны чисталыкта һәм тәртиптә тоту - һәркемнең эше", - дип билгеләп үтте Тутаев уртак предприятиесе башлыгы Н.М.Насретдинова.