Бүген Апас муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре юл билгеләрен буяу буенча өмә оештырдылар. 30дан артык юл билгеләре терәкләре буялган. "Уңай һава шартлары башланганнан бирле, юл билгеләрен һәм светофорларны юып, терәкләрне буяу буенча чаралар башланды. Алар норматив хәлгә китерү һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен билгеләрнең күренеп торуын яхшырту өчен кирәк", - дип билгеләп үтте Апас авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сафина Луиза Рәүһәт кызы.