Шәрәфуллиннар күчмә байракны бирмәс өчен тырыша

2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе
Районда бөртеклеләрне урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. 22 августка барлык мәйданның 96 проценты инде төгәлләнгән. Кыр хезмәтчәннәре вакытның кадерен белеп, һәр бөртекнең бәясен аңлап эшлиләр. Район башлыгы, җитәкчеләр арасында билгеләнгән кураторлар, үзешчәннәр һәрдаим кырда булып, аларга көч биреп, вакытында ял да иттереп торалар. Шулай ук хакимият тарафыннан премияләр дә бирелә. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кулыннан күчмә байракны иң беренче булып 10 мең центнер икмәк җыеп алган әтиле-уллы Шәрәфуллиннар алды. Шул вакытта ук Ринат: “Без бу байракны кулдан ычкындырмас өчен тырышачакбыз”, – дигән иде. Чыннан да, бүгенге көндә дә Расыйм һәм Ринат Шәрәфуллиннар алдынгы сызыкта бара. Алар инде 20 мең центнер сызыгына якынлашалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International