Котельныйларда гөлләр үсә

2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе
Районда газ белән җылытылучы 119 бюдҗет оешмасы исәпләнә. Мәгариф бүлегенең дәүләт техник күзәтчелегендә торучы 24, көллиятнең 1 объекты бар.
“Арбаңны кыштан, чанаңны җәйдән әзерлә” дип борынгылар бик белеп әйткән. Ягу сезоны башланырга да күп калмады, ә газ ягып җылытылучы бюджет оешмалары котельныйлары бүген нинди халәттә соң? Аеруча, мәктәпләр, балалар бакчалары ягу сезонын ничек каршы ала?
– Бездә бу эш яңа елдан соң ук башлана, - ди, район башкарма комитетының инфраструктура бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Усманов. - Проектларны, җайланмаларны карап тикшерәбез, кирәк икән яңартабыз. Май аенда метрологлар килә. Аннан алар күрсәтмәләре буенча ремонтлыйбыз, системаларга гидравлик сынау үткәрелә, төтен һәм һава юллары тикшерелә. Таләпләр бик кырыс. Шуңа күрә операторлар да үз эшләренә бик җаваплы карыйлар, бернинди чит кеше керми. Бөтен җирдә тәртип, чисталык. Гөлләр шау чәчәктә утыра хәзер биредә. Бу шулай булырга тиеш тә. Июль аенда дәүләт техник күзәтчелеге күзәтүе астында торучы 25 объектка инспекторлар килеп бик нәтиҗәле тикшерү үткәрделәр, барлык объектлар да эксплутациягә яраклы дип табылды, рөхсәт кәгазьләре бирелде. Һәр елны ягу сезоны алдыннан операторларны укытабыз, ә имтиханны дәүләт инспекторлары ала. Салкыннар безгә куркыныч түгел, хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International