Аз керемле гаиләләргә бердәм (универсаль) пособие түләнә

2023 елның 30 мае, сишәмбе

2023 елның 1 гыйнварыннан түбән керемле гаиләләргә бердәм (универсаль) пособие түләнә, ул элек гамәлдә булган түләүләрне юкка чыгарды. Яңа пособие алу хокукы 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләрдә иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызларда да булачак. Пособие күләме төбәк буенча яшәү минимумының 50, 75 яки 100% ын тәшкил итә.
2023 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балалы гаиләләр өчен бердәм (универсаль) пособие алу мәсьәләләре буенча “кайнар линия” була. Максат - белгечләрдән актуаль һәм файдалы мәгълүмат алу, кызыксындырган сорауларга җаваплар алу, шулай ук республика халкының пособие алу белән бәйле катлаулы хәлләрне ачыклау.
Гражданнар сорауларына Россия Федерациясе Социаль һәм пенсия иминияте фондының Татарстан бүлеге җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр комиссиясе рәисе һәм әгъзалары җавап бирәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International