ИҖТИМАГЫЙ ФИКЕР АЛЫШУЛАР ҮТКӘРҮ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТ БИРҮ

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Апас муниципаль районы башкарма комитеты «Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Каратун авыл җирлеге территориясендә нефтьле пычранулар белән бозылган җирләрне рекультивацияләү»дигән иҗтимагый фикер алышулар үткәрү турында хәбәр итә.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында нефть шламы белән пычранган җир кишәрлекләрен чистарту, соңыннан аларны Апас муниципаль районының Каратун һәм биш авыл җирлекләрендә рекультивацияләү планлаштырыла.

Җәмәгать фикер алышулары объекты: проект документациясе, рекультивация проекты, ООСНЫҢ алдан материаллары. Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү 01.03.2022 01.06.2022 вакытында үткәрелгән.

Җәмәгать тыңлаулары (көндезге) 17.07.2023 16:30 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Апас муниципаль районы, Каратун авыл җирлеге, Каратун тимер юл станциясе поселогы, Һади Такташ урамы, 1а йорт.

Иҗтимагый фикер алышу объекты буенча материаллар 422350, Татарстан Республикасы, Апас муниципаль районы, Апас ш.т. п., Совет урамы, 2 йорт адресы буенча танышу өчен ачык. 26.06.2023 елдан 27.07.2023 елга кадәр (шул исәптән), эш сәгатьләрендә. Проект документациясе материалларына һәм әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү материалларына тәкъдимнәр һәм искәрмәләр заказчы тарафыннан язма рәвештә кабул ителә.

Элемтә өчен мәгълүмат:

1. Җәмәгать фикер алышуларын оештыру өчен җаваплы: Әхмәтҗанов Булат Назыйм улы, Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, телефон: +7 (843) 762-13-52, e-mail: apast@tatar.ru

2. Эшләрне башкаручы: ҖЧҖ ПК Мелиорация, телефон: +7 (843) 272-72-70, e-mail: info@tatmeleo.ru

3. Эшләрнең заказчысы: «ТР Главстрой» ДБУ, телефон: +7 (843) 264-80-87, e-mail: Ruslan.Agliullin@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International