Апаслылыр Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтте

2013 елның 30 августы, җомга
Бәйрәм тантанасы үз эченә авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату ярминкәсен дә, авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары тарафыннан әзерләнгән күргәзмә-сатуларны да, театральләшкән күренеш, “Уйнагыз, гармуннар!” фестивален дә, спорт уеннарын да үз эченә алган иде. Республиканың Экология министры урынбасары Рамил Низамов апаслыларны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бәйрәм белән котлады. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгының мөрәҗәгатен җиткерде, ирешелгән уңышлар белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International