Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Апас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Районның тарихы
МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШЛЫГЫ
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Район турында
Хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эшчәнлеге
Район торак пункталары һәм урамнары исемнәре реестры
Геральдика
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Апас муниципаль районы картасы
Апас муниципаль районы һәйкәлләре
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары
Апас муниципаль районы музейлары
Җирле үзидарә органының норматив эшчәнлеге
«Казан шәһәр якташлык җәмгыяте Апас» иҗтимагый оешмасы
Өлкәннәр ункөнлеге буенча мәгълүмат
Апас муниципаль районының инвестиция паспорты
2024 елда Апас муниципаль районында Гаилә елын уздыру йомгаклары буенча хисап
Халыкара инвалидлар көненә багышланган планлаштырылган чаралар исемлеге
М12 ТРАССАСЫНЫ ТӨЗҮ
Район тормышы
Элемтә өчен
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Район стратегиясе
Ситуацион үзәк
Программалар, проектлар, конкурслар, планнар
Муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Милли проектлар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Бюджетны үтәү
Инициативалы бюджетлаштыру
Кадрлар политикасы
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Халык алдында тыңлаулар һәм җәмәгать фикер алышулары
Түләүсез юридик ярдәм
Кулланучыларның хокукларын яклау
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Дәүләт-шәхси партнерлык
Яшь гаиләләргә торак
Апас муниципаль районы профсоюзларының координация советы
982 / 1000Перевести Алмаз Алсу Иҗтимагый совет
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Документлар
Статуслы документлар
Проектлар
Апас муниципаль район Советы карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет карарлары һәм боерыкнамәләре
НХА антикоррупцион экспертизасы
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Район Башлыгының рәсми чыгышлары
Район Башлыгының рәсми блогы
"Апас хәбәрләре" телекомпаниясе
"Йолдыз" ("Звезда") район газетасы
Видеороликлар
Апас муниципаль районының Вконтактеда рәсми бите
Апас муниципаль районының Одноклассники сайтында рәсми бите
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет аркылы кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә бәйле норматив хокукый актлар
ТР Прокуратурасы гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Ышаныч телефоннары
Мөрәҗәгатьләр өчен форма
Муниципаль районнар
Апас муниципаль районы
Гөрләде ярминкәләре, сыздырды гармуннары
2013 елның 3 сентябре, сишәмбе
Район үзәгендә Республика көне киң колач белән үтте. Ярминкә, сату-алу эшләре, җыр-моң, спорт уеннары, кичке дискотека – бар да райондашлар өчен иде.
Бәйрәм иртәдән үк авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсе белән башланып китте. Яшелчәсе, ярмалары, ит һәм сөт ризыклары, балы, печәне, саламы, фуражы, оны – халык ни тели бар да бар һәм кулай бәядән иде биредә. Халык бигрәк тә сөт ризыкларын яратып алды. Шулай ук терлек азыгына да ихтыяҗ зур булды. Район мәдәният йорты каршында исә авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре көче белән күргәзмә-сату оештырылган иде. Биредә ниләр генә юк! Күргәзмәләрдә җирле халыкның бар осталыгы чагылыш тапкан. Яшелчә, җиләк-җимешләр “җанланган”, чәчәкләр гөлләмәгә әверелгән. Кызыл Тау авыл җирлеге исә чишмәләрен дә бирегә күчергән. Булганнан бар да була дигәндәй, табада чыжлап коймак пешә, бер чатта самовар кайный, ә хуҗалар исә аяк үрә басып, изге теләкләрен моңнарына кушып кунаклар сыйлый. Шулай ук райондашлар Каратун урта мәктәбе укучыларының һәм укытучыларның кул эшләренә таң калдылар, дәвешлеләрнең хуҗалык утары белән таныштылар, җирлекләрнең һәрберсенең тырышлыгына аерым-аерым бәя бирделәр.
Тантаналы өлеш милләтләр дуслыгын чагылдырган театральләшкән күренеш белән башланып китте. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгының мөрәҗәгатен җиткерде, ирешелгән уңышларга тукталды. – Урып-җыю эшләрен оешкан шартларда төгәлләп, бәйрәмне күтәренке кәеф белән каршылыйбыз. Шулай ук башкалабызда узган Универсиадага да лаеклы өлешебезне керттек. Без моның белән дә бәхетле. Алга таба да, бердәм, бергә булып, уңышларга ирешеп яшик һәм эшлик”, - диде ул. Республиканың Экология министры урынбасары Рамил Низамов апаслыларны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бәйрәм белән котлады.
Бәйрәмгә тагын да бер ямь өстәп гармунчылар килеп кушылды. “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале өлкән буынны яшьлекләренә алып кайтты, яшьләрне кулларына гармун алырга ымсындырды. Гармунчылар арасынды хатын-кызлар да бар иде. – Гармун уйнаучы хатын-кызлар сирәк булса да, мин оялмадым, горурланып уйнадым һәм уйныйм, - диде барлык Балтай халкын җырлаткан, биеткән, җыр-моңга әсир иткән һәм бу эшен бик теләп дәвам итүче Мәрьям апа Гатина. Кызыл Таудан Илсөяр Сафина да: “4 яшемнән бирле гармунда уйныйм. Миңа бу сәләт әтиемнән күчкән. Кечкенә чакларымда гармун артыннан башым да күренми иде. Ә иң беренче уйнаган көем – “Яшь гомер бер узгач” дип атала”, - ди ул һәм бу көйне сыздырып җырлап та җибәрде. Иске Йомралы авылыннан Габделхак абый Мөхәммәтшин инде 75 яшен тутырса да, йөрәге белән һаман унсигездә. Яшьлек дусты – гармуны моңланганда, тик кенә утыра алмый ул, биеп тә ала. Мәҗлесләрдә бар халыкны биеткәндә, яшьлек дәрте белән үзенең дә биисе килә аның. Менә шул вакытларда үзе уйнаган көйләргә биергә дә өйрәнә. Гармунчылар барысы да иң беренче уйнаган көйләрен хәтерлиләр. Җае чыккан саен, шул көйне сузалар. Каратуннан Рафис абый Закиров, Зур Күккүздән Рөстәм абый Закиров та күңелләре төшкән саен кулларына алып, гармун телләрен сайратуларын белдерделәр.
Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, үзәк стадионда спорт уеннары башланып китте. Биредә спорт сөюче райондашлар төрле уеннарда көч сынаштылар. Республика көне бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
31.12.2025 елга ашыгыч кисәтү
31.12.2025 елга ашыгыч кисәтү
29
декабрь, 2025 ел
2025 елның 30 декабренә һава торышы фаразы.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
28
декабрь, 2025 ел
2025 елның 29 декабренә ашыгыч кисәтү
2025 елның 29 декабренә ашыгыч кисәтү
27
декабрь, 2025 ел
2025 елның 28 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз