Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт Хәйруллин “Мактаулы остаз” мактау билгесе белән бүләкләнде

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Район башлыгы Айрат Җиһаншин Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветеранының өенә барып, әлеге билгене һәм күчтәнәчләр тапшырды. 
 
Шулай ук “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Ибраһимов, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин да изге теләкләрен юллады. 
 
 
Зиннәт абый Хәйруллин Мәскәү, Калуга, Смоленск, Калинин, Брянск өлкәләрен, Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша. Сугышны Балтыйк дингезе янында Кингсберг шәһәрендә, хәрби хезмәтен 1947 елда Көнбатыш Украинада тәмамлый, демобилизацияләнә һәм авылга кайта. 
 
Зиннәт ага Ватан сугышының 1-2 дәрәҗә, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры. 
 
Зиннәт ага яшь буынга белем һәм тәрбия орлыклары өләшә. 1948 елдан 1972 елга кадәр Шәмбалыкчы сигезьеллык мәктәбендә, 1973 елдан Морзалар урта мәктәбендә география, астрономия фәннәрен укыта, пенсиягә чыкканчы директор урынбасары булып эшли. 
 
“Зиннәт абый минем укытучым. Ул география фәненнән укытты. Төгәл, белемле укытучы булды. Бүген дә төгәллеген, пөхтәлеген югалтмаган”, - диде Рафис Хәбибуллин. 
 
Зиннәт ага лаеклы ялга чыккач атаклы опера җырчылары, Россиянең Халык артистлары Фәхри Насретдинова һәм Бану Вәлиева музеен оештыруга керешә. 1993 елдан 2010 елга кадәр бу музейнының директоры булып эшли. 
 
Зиннәт ага үз гомерендә 9 китап язган һәм аларны нәшер иткән. Тормыш юлын һәм данлык якташларыбызны чагылдырган китапларын район башлыгына да бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International