Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сезгә «Россельхозбанк» АҖ һәм Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә «Фермер мәктәбе»проектының сигезенче дулкынын башлап җибәрүе турында хәбәр итә. Татарстан Республикасы проектта инде өч тапкыр катнашты, 104 тыңлаучы укуны уңышлы узды, дәүләт үрнәгендәге дипломнар алды һәм үз проектларын гамәлгә ашыра башлады.
Уку агымдагы елның 22 сентябрендә 40 потенциаль тыңлаучы өчен башланачак. Проект тулысынча банк тарафыннан финанслана. 2 айлык (150 сәгать теория һәм 100 сәгать практика) укытуны «авыл агротуризмы», «үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе»белгечлекләре буенча үткәрү планлаштырыла. Тематикасына карап чакырылган экспертлар тыңлаучылар белән Казан дәүләт агар университеты базасында теоретик белемнәрен уртаклашачак, ә тыңлаучылар практиканы республиканың алдынгы фермер һәм эре хуҗалыкларында алачак.
Тыңлаучыларны сайлап алуны агымдагы елның 21 августыннан 9 сентябренә кадәр уздыру планлаштырыла. Конкурста авылда авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнергә планлаштыручы физик затлар да, яңа гына эшли башлаган яки эшләп килүче фермерлар да катнаша алачак.
Конкурста катнашу өчен тыңлаучыларга 2023 елның 09 сентябренә кадәр сылтама буенча гариза калдырырга кирәк https://svoefermerstvo.ru/farmers-way/school һәм документларны электрон почтага җибәрергә sh.fermer_rt@mail.ru «авыл агротуризмы», «үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе»юнәлешләре буенча.
«Фермер мәктәбе " проектын үткәрү турындагы нигезләмә белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://apastovo.tatarstan.ru/sdflkjw231eriokjlfw34223edllpo342342iiui3ojhgfg.htm