Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Раисе премиясе

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Раисе премиясен бирү комитеты 2023 елның 23 августында премиягә дәгъва кылу өчен документлар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.

Премиягә дәгъва итүчеләрнең документлары 2023 елның 27 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт.

Тәкъдим итү шартлары белән ТР Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин:
https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International