Район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Апас муниципаль районы Советының 54 нче утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Артем Абрамов катнашты.
Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына бертавыштан Әхмәтҗанов Булат Нәзим улы сайланды.
Әхмәтҗанов Булат Нәзим улы 1981 елда Буа шәһәрендә туган. Югары белемле, 2004 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен икътисад юнәлеше буенча тәмамлый. 2004 елда Буа районының "Нива" хуҗалыгында икътисадчы булып урнаша. Аннары 2004-2007 елларда Татфондбанкның Буа бүлекчәсендә әйдәп баручы белгеч, 2007-2009 елларда "Сетевая компания"филиалында икътисадчы булып эшли. 2009 елдан 2022 елга кадәр шунда ук икътисад бүлеген җитәкли. 2022 елның 11 гыйнварында Апас муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш буенча җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә.
Өйләнгән, 2 бала тәрбияли.
Район башлыгы җитәкчегә район үсеше файдасына уңышлар теләде.