Тракторлар ТР Муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан бирелә торган грант ярдәме хисабына тапшырылды.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының авыл җирлекләренә грантлар бирү конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында-Деушев, Югары Индерче, Әлмәндәр, Иске Йомралы торак пунктлары
Ачкычларны район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм банк вәкиле Зөфәр Гәрәев тапшырды.
Җитәкчеләр тракторның авылда зур ярдәм булуын билгеләп үттеләр. Техника торак пунктларда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, көнүзәк проблемаларны хәл итүдә ярдәм итү өчен кирәк. "Торак пунктларга бу тракторлар бик кирәк. Яңа техника сезгә елның теләсә кайсы вакытында ярдәмгә киләчәк», — диде район башлыгы.
- Һәр ел саен Татарстан Республикасы Раисы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясенә әлеге техниканы сатып алу өчен акча бүлеп бирелә. Быел безнең район өчен дүрт трактор сатып алынган. Трактор-авыл җирлекләре өчен алыштыргысыз техника. Алар күп дәрәҗәле мәсьәләләрне хәл итәчәкләр. Аларның ватылмыйча эшләүләрен, кешеләргә хезмәт итүләрен телибез, - дип билгеләп үтте Айрат Габделхакович.
Әлмәндер авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин трактор һәм яңа автомобиль алуларын билгеләп үтте.
"Техника авылдагы барлык эшләрдә дә кирәк. Үләннәрне чабып, чүп — чарны алып чыгып, кыш көне карны чистартырга кирәк», — диде ул.