Апаста шәхси эшмәкәрләр очрашты

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Эшлекле очрашуның төп максаты – фондның миссиясен аңлату. Ул муниципаль районнарда хезмәт итүче эшкуарларга үз эшчәнлекләрен җәелдерү өчен уңай шартлар тудыру.
Очрашуны район башлыгы Айрат Җиһаншин алып барды.
“Районның икътисадый тормышында сезнең хезмәтегез зур роль уйный. Без үз эшен башларга теләүче һәркемгә ярдәм итәргә әзер”, - дип сәламләде районыбыз эшмәкәрләрен җитәкче.
Шулай ук Татарстанда эшкуарлыкка ярдәм итү фондлары вәкилләре Айрат Вәлиев, Эльмира Гыйсмәтуллина һәм Альбина Матросованың да чыгышлары тыңланды. Алар эшкуарларга ярдәм итү чаралары, эшмәкәрлекне үстерү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International