“АгроАктив” хуҗалыгы үз өлкәннәрен бәйрәм белән тәбрик итте

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Өлкән кешеләргә хөрмәт күрсәтелде, бәйрәм котлаулары ирештерелде, күчтәнәчләр тапшырылды.

(2 октябрь, “Апастово-информ”).

Болынбалыкчы, Кормаш авылларында яшәүче, озак еллар хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр бәйрәм котлаулар кабул иттеләр.
“Барлыгы 82 өлкән хезмәткәребезгә күчтәнәч тапшырдык. Алар хезмәт елларын горурланып искә алдылар, рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Без һәрчак өлкән хезмәттәшләребез белән аралашып яшибез. Аларга зур хөрмәт белән карыйбыз. Намуслы хезмәтләрен һәрчак үрнәк итеп куябыз”, - диләр хуҗалык җитәкчеләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International