“Мирас” клубында әдәби кичә узды

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Каратун китапханәсе каршында эшләп килүче “Мирас” клубына йөрүче апалар белән әдәби кичә узды.

“Мирас” клубына йөрүче өлкәннәр төрледән-төрле кул эшләнмәләре белән шөгыльләнәләр, район, республика күләмендә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Клубның җитәкчеләре -китапханә мөдире Лилия Бикчурина һәм китапханәче Лилия Тумакова өлкәннәрне җыеп, төрледән-төрле кичәләр, әдәби чаралар үткәрә. 
Ункөнлек кысаларында өлкәннәр бу юлы да бердәм булып, бик күңелле бәйрәм иттеләр, чәй табыны артында рәхәтләнеп аралашып утырдылар, уңышлары белән уртаклаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International