Ярышларда лаеклы ялда булган ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. Бу юлы да өлкәннәр сынатмады. Йөзү буенча җитезлекләрен, осталыкларын күрсәтеп, Дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Нәтиҗәдә ир-атлар арасында беренчелекне Гаделҗан абый Сабиров яулады. Икенче урында Рифкать абый Абзалов, өченче урында Рим абый Халитов. Хатын-кызлар арасында Венера апа Мөхәммәдова беренче, Фирая апа Гобәйдуллина икенче, Гөлсибә апа Биктикова өченче урыннарга лаек булды.
Соңыннан өлкәннәр чәй табыны артында сөйләшеп, аралашып утырдылар.