“Нур” хуҗалыгы өлкәннәрне хөрмәтләде

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

“Нур” хуҗалыгы әлеге изге эшкә ел саен кушыла.
“Хуҗалык җитәкчесе Ришат Зыятдинов белән аңлашып эшлибез. Җирлегебезнең таянычы ул. Ел саен, һәр бәйрәм саен халыкка изгелек эшләргә тырыша. Быел менә өлкәннәр көне уңаеннан 80 күчтәнәч-пакет тутырып таратты”, - диде җирлек башлыгы Наилә Насретдинова.
Авылның өлкәннәре дә рәхмәтләрен җиткерделәр.
“Нинди генә гозер белән барсаң да кире бормый Ришатыбыз. Ел саен өлкәннәр көне белән котлап күчтәнәчләрен дә китерә. Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек, тигезлек бирсен. Безгә эшләгән игелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын. Эшендә дә, гаиләсендә дә уңышлар гына теләп калабыз”, - дип рәхмәтләрен ирештерде Мидхәт абый Мостафин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International