Апас урта мәктәбе ветеран укытучыларны җыйды

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Биредә өлкәннәр көне уңаеннан өлкән буын укытучылар, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре, дин әһелләре өчен бәйрәм оештырдылар.

“Өлкәннәрне чакырып хөрмәтләү балалар өчен тәрбия чарасы да булып тора. Озак еллар хезмәт иткән абый-апалар балаларның чыгышларын карап ял итәләр, яшьлекләрен сагынып, искә алып рәхәтләнеп аралашалар. Балалар исә өлкән буынны хөрмәт итәргә өйрәнеп үсә”,- мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова.
Өлкәннәр өчен мул сыйлы табын һәм күңелле чыгышлар әзерләнгән.
“Апас мәктәбе коллективы өлкәннәрне беркайчан да онытмый. Бәйрәм саен котлап торалар. Бүген менә шундый матур бәйрәмгә чакырдылар. Укучыларның чыгышларын карадык, тәмле әйберләр белән сыйландык. Иң мөһиме рәхәтләнеп аралаштык”, - диләр ветеран укытучылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International