Морзалар авылы китапханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан «Моңсуланмыйк көзләр җитте диеп» дигән исем астында әдәби кичә үтте.
Кичәгә җирлектә эшләп чыккан өлкәннәр, хәрби операциядә катнашучы авылдаш егетләрнең әниләре, авыл активы чакырылды.
"Чарада Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев катнашты. Өлкәннәребезгә чәй өстәле артында рәхәтләнеп аралашып, эшләп йөргән вакытларын искә төшереп, күңел ачып, рухи ризык алып китәргә тагын бер матур мөмкинлек булды", - дип хәбәр итте китапханәче Гөлназ Гатауллина.