Экскурсиябез бик истәлекле, кызыклы һәм эчтәлекле булды. Кайбыч районының истәлекле урыннарында булдык, Галия Кайбицкая исемендәге туган якны өйрәнү музеена кереп, районның тарихы белән танышып чыктык. Бик күңелле ял итеп, үзебезгә рухи азык алып кайттык. Безгә күңелле ял оештыручы һәркемгә, аеруча район башлыгы Айрат Җиһаншинга олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип хәбәр итәләр район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина һәм “Рассвет” үзәге җитәкчелеге.