Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Елена Закирова Хәйретдин абыйга район башлыгының теләкләрен җиткерделәр.
Хәйретдин абый тормышны яратып, рәхмәтле булып яши белә. Күчтәнәчләрне дә кат-кат рәхмәтләр әйтеп алды.
"Онытмыйлар, гел килеп торалар. Без бик хөрмәтле. Район башлыгы ярдәме белән хәзер "Апас хәбәрләре"н дә карый алам", - диде ветеран.
Хәйретдин абый 18 яшендә сугышка алына. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен үзеннән зур өлеш кертә, берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана.
: