Шәмбалыкчыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт ага Хәйруллин өлкәннәр ункөнлеге һәм укытучылар көне уңаеннан котлаулар кабул итте.

Зиннәт абый бу юлы да көр күңел белән, шатланып каршы алды. Кунаклар килүен белгәч, егетләрчә җитезлек белән, матур костюмнарын, түбәтәйләрен киде. Үзенең кыш көне яшәү өчен Казанга китәргә җыенуын әйтте, көнкүреше хакында сөйләде.
Ут-сулар кичкән, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музеен җитәкләгән аксакал сугыш һәм хезмәт елларын да искә алды. Райондагы сугыш ветераннары, аларның сәламәтлеге хакында сорашырга да онытмады.
Зиннәт ага Хәйруллинга район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды, изге теләкләр юлланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Елена Закирова Зиннәт абыйның хәлләрен сорашып, хатирәләре белән уртаклаштылар.
Зиннәт абый Хәйруллин Мәскәү, Калуга, Смоленск, Калинин, Брянск өлкәләрен, Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша. Сугышны Балтыйк дингезе янында Кингсберг шәһәрендә, хәрби хезмәтен 1947 елда Көнбатыш Украинада тәмамлый, демобилизацияләнә һәм авылга кайта.