Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында район үзәгендә көзге ярминкә оештырылды.

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Ярминкә иртәдән үк башланды. Крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары җәй буе үстерелгән уңышны халыкка тәкъдим итте. 
Сатуда печән-салам, бөртеклеләр, кош-кортлар, җиләк-җимеш, яшелчәләр, камыр ризыклары - барысы да бар иде. 
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров җитәкчелегендәге комиссия ярминкә барышы белән танышып, һәр сату ноктасын карап-бәяләп чыкты. 
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярминкәгә килүчеләргә җыр-моңнары белән бәйрәм кәефе бүләк итте. 
Халыкка бушлай кайнар чәй-коймак белән авыз итәргә дә мөмкинлек булды. 
“Көннең матурлыгы таң калырлык. Җылы да, кояшлы да. Күңелләрдә чын бәйрәм кәефе бүген. Ярминкәдә бар да бар. Күңелең ни тели, шуны алып була. Бәйрәм уңаеннан шундый матур ярминкә оештырганнары өчен район башлыгы Айрат Җиһаншинга, аның кул астында эшләүче барлык җитәкчеләргә дә, мул товар белән сөендерүче райондашларыма да олы рәхмәт”, - ди Апастан Мәрьям апа Хәерова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International