Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан «Йолдыз» редакциясе коллективы да үзендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән хезмәттәшләренә бәйрәм котлауларын ирештерде.
Өлкәннәр ачык йөз, күтәренке кәеф белән каршы алдылар. Игътибар һәм хөрмәт өчен ихлас рәхмәтләрен дә ирештерделәр. Хезмәт елларын искә алып, яңалыклар белән дә кызыксындылар.
“Йолдыз”ыбыз һаман да балкысын. Исән-сау булыгыз”, - диделәр алар.