Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бөтен дөнья кешеләре ВИЧ-инфекцияле кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен берләшәләр. Бу көн ВИЧ таралуны туктату кирәклеген искә төшерә. ВИЧ-инфекцияне профилактикалауда мөһим момент булып халык белән ВИЧ таралуны кисәтү чаралары, вакытында диагностика турында мәгълүмати-агарту эше тора.