Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан өлкән райондашларга концерт программасы тәкъдим ителде.
Районыбыз өлкәннәрен район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.
“Хөрмәтле өлкәннәребез, Сез - районыбызн тарихы. Районыбыз тормышында тирән эз калдырасыз. Авыр вакытларда да ярдәмгә киләсез. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә дә ярдәм кулы сузасыз. Сезнең җылы кулларыгыз белән ясалган кирәк-яралар аларга ирештерелә. Бергә һәм бердәм булганыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм”, - дип ихлас тәбрикләүләрен юллады район башлыгы.
Сәхнәдән өлкәннәр хөрмәтенә моңлы җырлар яңгырады, дәртле биюләр, чыгышлар тәкъдим ителде.