Һәркемгә назлы сүзләр, сәламәтлек һәм озын гомер теләкләре бирелә. Бөек Ватан сугышында катнашучыларны да игътибарсыз калдырмадылар, аларны олы яшьтәге кеше көне белән котладылар.
Социаль хезмәткәр Рәис Шәйхелисламов һәм Розалия Мөстәкыймова Бөек Ватан сугышында катнашучы Багыш авылыннан Фәһим ага фәсхиевне котладылар.
Розалия Мөстәкыймова тыл хезмәтчәне Газизҗан абый Абзалов янына килде.
Яшь волонтерлар да олы яшьтәгеләр көне белән котлауларга кушылды. Өйдә социаль хезмәт алучыларга үсеп килүче буынның яхшы теләкләре аеруча ошады.
Волонтер Илназ Хәйруллин Биябашы авылыннан пенсионер Фәрит абый Борһановны котлады.
Тулырак: https://apastovo.ru/news/vazhnoe-v-apastovo/pozdravliaiut-s-dnem-dobra-i-uvazeniia