Елдан-ел бу авырудан интегүчеләр саны арта гына бара. Бу йөрәк өянәгенең һәм инсультның төп сәбәбе. Авыру бик аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
- Гипертония-хроник авыру. Димәк, кешенең кан басымы һәрвакыт югары. Яшькә карап, кан басымы да үзгәрергә тиеш. Мәсәлән, 16-20 яшьлекләрдә артериаль басым 100/70-дән 120/80-гә кадәр, 20-40 яшьлекләрдә 120/70 – дән 130/80-гә кадәр, 40-60 яшьлекләрдә 135/85 – гә кадәр, 60 яшьлекләрдә һәм аннан өлкәнрәкләрдә 140/90-га кадәр тәшкил итә. Әгәр ул бу күрсәткечләрдән югарырак күтәрелсә, йөрәк һәм кан тамырларына зур йөкләнеш булачак, бу бөерләргә, күзләргә һәм башка органнарга зыян китерәчәк, – дип сөйли район үзәк хастаханәсе табибы Гөлсинә Гайнуллина.
Югары басым булганда баш авырту, күзләр каралану, йөрәк тибеше тизләшү, хәлсезлек, сулыш алу начарлану барлыкка килә. Шуны истә тоту мөһим: күп очракта югары кан басымы бөтенләй күренмәскә мөмкин. Мондый вакытта аеруча сак булырга киңәш ителә.
Реклама
Апаста яшәүче раса Латыйплары югары кан басымының куркыныч булуын яхшы белә. Шуңа күрә ул үз сәламәтлегенә бик җаваплы карый.
- Көн саен иртән торгач, башта кан басымын, тән авырлыгын үлчим һәм аларны дәфтәргә язам. Даруларны вакытында алырга тырышам. Мин спорт белән бик дус. Скандинавия йөрешен яратам, районда уза торган спорт чараларыннан да читтә калмаска тырышам, – ди ул үзе турында.
Табиблар әйтүенчә, кан басымын нормада тоту өчен хезмәт һәм ял режимын саклау, көненә 30-45 минут җәяү йөрү, дөрес туклану, тән авырлыгын контрольдә тоту мөһим.
- Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану да катгый тыела. Күңел тынычлыгы да бик мөһим. Әгәр дә сез табиб билгеләгән даруларны вакытында кабул итсәгез һәм кан басымын көнгә бер тапкыр үлчәсәгез – барысы да яхшы булыр. Даими рәвештә диспансеризация узарга онытмагыз, - дип киңәш итә профилактика буенча җаваплы белгеч, шәфкать туташы Гөлгенә Сафиуллина.